Фәтхиевлар гаиләсе мәрхәмәтле кешеләр ярдәменә мохтаҗ

"Минем бертуган сеңлемә 39 яшь. Өч бала анасы. Улы Наилгә - 15, кызлары Камиләгә - 8, ә уллары Саматка - 6 яшь.

Шушы елның апрель аенда сеңлемә меланома (тән рагы) диагнозы куялар. Август аенда сәләмәтлеге кинәт начарая, эчке органнарына метастазалар китә. Безнең илдә меланоманы бары химиотерапия кулланып дәвалыйлар. Әмма бу тур дәва меланоманы юкка чыгармый, ә кешенең авыруын тагы да көчәйтеп җибәрергә мөмкин. Сеңлем белән дә шулай килеп чыкты, бер курс химиотерапия алганнан соң, аның сәламәтлеге бик какшады, ул урын өстендә ятарга мәҗбур булды. Шунда без Зелбораф дигән дару турында ишеттек. Ул даруны бары BRAF мутациягә анализ биргәннән соң гына эчәргә ярый. Мәскәү шәһәрендә янә анализлар биреп, Зелборафның сеңлемә килешкәнлеге ачыкланды.

Бер атналык упаковка бәясе 115 333 сум тора. Бүгенге көндә без 6 упаковка сатып алдык. Бу дарулар барлык туганнар, дуслар, таныш булмаган кешеләр ярдәме белән алынды. Әмма даруны ким дигәндә 1 ел эчәргә кирәк. Бу 5 млн сум акча дигән сүз. Гаиләбезнең финанс хәле бүтән дару алырга көче юк. Сеңлем 1 группа инвалид, ире балалар карау белән мәшгуль. Республикабызның сәламәтлек саклау министрлыгы Зелборафны бушка бирү турында соравыбызны кире какты. Квота буенча бирелми бу дару. Шуңа күрә без ярдәм сорарга мәҗбүрбез."

Әлеге хат безгә Татар энциклопедиясе институтының фәнни хезмәткәре Әскәрова Лилия ханымнан килеп иреште. Сүз нәкъ менә аның сеңлесе турында бара. Аның сеңлесе Роза ханымга ярдәм кирәклеге турында язма инде "Ватаным Татарстан" газетасында да басылып чыккан.

"Ярдәм сорап кая гына бармадым?! Фондларда, акча юк, диләр. Ә минем инде башка сорар кешем калмады. Әлеге даруны Татарстанда да квота буенча алырга мөмкин дип ишеттем. Сәла­мәтлек саклау министры Гадел Вафинга да хат язган идем, – ди Лилия ханым. – Инде менә 14 көн сеңлемнең янында утырам. Беркая да чыгып йөреп булмый. Аяк очына утырып йок­лыйм. Ничек ярдәм итәргә дә белмим газиз туганыма. Бар өметем – мәрхәмәтле кеше­ләрдә генә." - дип язылган "Ватаным Татарстан" битләрендә.

Әлеге гаилә изге күңелле кешеләрнең булышуына өмет итә. Әлеге юлларны укучылар арасында Роза ханымга ярдәи итә алучылар табылыр, дип ышанып калабыз. Мәгълүматны мөмкин кадәр күбрәк кешегә таратуыгызны сорыйбыз.

Матди ярдәм күрсәтергә теләү­челәр өчен исәп-хисап счетын хәбәр итәбез:

Сбербанк: 639002629016317371 (банк картасы апасы Әскәрова Лилия Рәис кызы исемендә).

Хәбәрләшү өчен телефон: 8(917)885-78-59 (акчаны телефонга да салырга була).

ВКда хәбәрләшү, ярдәм итү төркемеhttps://vk.com/club103060950.

Фикерләр

Аватар пользователя tatidara
Роза ханым декабрь ае уртасында вафат булды. Туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353