Татар гимназия-интернатында укучы Фәридәгә ашыгыч ярдәм кирәк!

Казан шәһәре 4 нче номерлы татар гимназия-интернатының 10 нчы сыйныфында укучы Сафина Фәридә Фидаил кызын әле бүген генә реанимациядән (ДРКБ) чыгарганнар, хәзерге минутларда ул гомуми терапия палатасында ята. Фәридәнең баш миендә яман шеш тапканнар, һәм кызга мөмкин кадәр тизрәк операция ясау таләп ителә. Кыз баш авыртуына чыдый алмый, уянган хәлдә дә озак вакыт түзә алмый. Фәридәнең исән калуы өчен врачлар белән аның әти-әнисе генә түгел, ә укытучылары белән классташлары, гимназиядә укучы барлык дуслары да зур тырышлык куя. 

Фәридәнең нык баш авыртуы җәй ахырында билгеле була, ул төрле тикшеренүләр үтә һәм диагнозны ачыклый. 

Кызга операция ясарга Германиядә врачлар инде әзер. Иртәгә яисә берсекөнгә аны МЧС вертолеты яисә Германиянең үз вертолеты белән операциягә алып китәчәкләр. 

Бу операцияне ясатып Фәридәнең гомерен саклап калу өчен, бөтен мәктәп, кызның туганнары, якыннары акча җыя башлаган. Операциянең төгәл суммасы әле әйтелмәгән, барлык чыгымнар бергә 4-5 миллион сумга чыгасы гына билгеле.

Фәридәнең әти-әнисе, туганнары, классташлары, укытучылары бу язманы укыган һәркемнең читтә калмауларын, операция ясатып кызның гомерен саклап калу өчен мөмкин кадәр тизрәк акчалата ярдәм итүләрен үтенәләр. Әлеге мөрәҗәгать белән безгә Фәридәнең классташ кызлары чыктылар. Алар максималь репост һәм максималь ярдәм сорыйлар.

Акча күчерү өчен банк реквизитлары:

БИК:049205603
Кор.счет.30101810600000000603
ИНН:7707083893
КПП:165502001
Расчетный счет:40817810162264778173 
Сафина Зульфия Тимергалиевна (85563)32802

Яндекс кошелёк: 410011368485438

Фикерләр

Аватар пользователя Ринат
+1000
Аватар пользователя tatidara
Соңгы көннәрдә уңай якка таба үзгәрешләр булуга карамастан, бүген Фәридәнең йөрәге тибүдән туктады. Фонд исеменнән Фәридәнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353