Татнетны үстерү фонды татнетчыларны җыя

Татар интернеты белән һәрдаим кызыксынып торучы дуслар, Татнет кулланучылары!

Интернет челтәре үзеннән-үзе барлыкка килми, аны без - кешеләр булдырабыз. Интернет челтәрендә калдырылган һәр сүз, һәр язма, мәкалә, фото, аудио яисә видео - шунда ук Интернет ресурсына әйләнә. Кемдер Интернет челтәрендә үз фотоларын урнаштыра, кемдер үз фикерен белдерә, ә кемнәрдер башкалар өчен файдалы интернет-ресурслар чыганагын булдыру өстендә аяусыз хезмәт куя.

"Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесе нәкъ менә шундый файдалы Интернет-ресурсларны барлауны, аларны танытуны, әлеге интернет-проектларны булдырган татар интернетчыларына ярдәм итүне үз алдына максат итеп куя да инде. Интернет челтәрендә татарча файдалы ресурслар никадәр санда күп һәм сыйфатлы булып, никадәр күп халык әлеге ресурслардан файдаланса - шулкадәр Татнет ныгый, зурая һәм үсә барыр!

Шушы максатларны истә тотып, Татнетны үстерү фонды һәркем өчен уникаль мөмкинлек булдырды! Татар интернетын яхшы беләм дип санаган, бәйгедә катнашкан интернет-проектлар белән якыннанрак танышып, аларга үз бәясен бирергә теләгән 18 яшьтән өлкән булган һәр Татнетчы, Җир шарының кайсы почмагында яшәвенә карамастан - Татнет эксперты (белгече) була ала!

Моның өчен, Бәяләү таблицасын үз компьютерыгызга күчереп алыгыз, үзегез бәяләчәк юнәлешне сайлагыз (функциональлек һәм технология ягыннан камиллек, эчтәлек һәм интерактивлык, дизайн һәм юзабилити) һәм конкурсантларга баллар куеп чыгыгыз! Таблицаны тутырганнан соң үзегезнең ФИОны һәм регалийларны күрсәтеп, нәтиҗәләрне xat@tat-i.net адресына юллагыз.

Игътибар! Сайтларны бәяләү өчен вакытлар чикле! Татнет экспертларыннан баллар куелган Бәяләү таблицаларын без 15-19 сентябрь көннәрне кабул итәчәкбез. Аннары, Татнет экспертлары тәкъдимнәрен дә искә алып, 20-25 сентябрь көннәрне жюри җиңүчеләрне ачыклаячак. Октябрь аенда Г.Камал театрында V Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесе финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәреләчәк.

Татнет экспертлары куйган баллар белән кулланучылар 21 сентябрь көнне бәйгенең рәсми сайтына кереп таныша алачак. Бәйгенең җиңүчеләре исә бары тик тантана вакытында гына билгеле була!

Татнет эксперты куйган баллар тулысынча диярлек Жюри куйган баллар белән туры килгән очракта (туры килү 90% һәм аннан да югарырак булганда), һәрбер әлеге Татнет эксперты Татнетны яхшыртуда актив өлеш керткән өчен Татнетны үстерү фондының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәчәк һәм Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрында узачак тантанага чакырыла.

Хөрмәтле кулланучылар! Татнетның актив кулланучылары булыйк, татар интернетын бергә яхшыртыйк! Г.Камал театрында узачак тантанада очрашуларга кадәр!

V Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесе турында

"Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә 2010 елда нигез салына. 

Бәйге быел Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Белем.ру" оешмасы белән берлектә оештырыла. Бәйге дөньякүләм статуска ия, төрле елларда анда Татарстан Республикасы белән беррәттән АКШ һәм Франциядән, Россиянең башка регионнарыннан катнашучылар булды.

Фикерләр

Аватар пользователя Әлфия
Татнет эксперты (белгече) булып бәя биреп караганнарның исемлеген күреп булмасмы икән?

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353