#Авылымгүзәллеге - 2022 интернет-проекты башлана!

Татар авыллары үзенең тырыш халкы, көнкүреше һәм табигате белән матур, шәхесләре һәм тарихи һәйкәлләре белән горурлана ала. Әмма күбебез еш кына үз туган ягыбызның матурлыгы белән соклана, аның табигатен кадерли, кешеләрен хөрмәт итә белмибез. Туган ягыбызны кадерләргә, табигатен сакларга, авылларны яхшыртырга, аннан чыккан шәхесләрне белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк.

«Авылым гүзәллеге» (#авылымгүзәллеге) проекты нәкъ менә шушы максатлардан чыгып 2020 елдан башлап елга бер тапкыр үткәрелә. Проектны оештыру идеясе белән Арча районы егете Раил Галиев чыкты, проектны «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы гамәлгә ашырды.

Проектта татар авылында туып үскән һәм, Татарстанда гына түгел, дөньяның төрле почмагында яшәгән интернет-кулланучылар үз аккаунтларыннан катнаша алалар. Яшь чикләре: 13+. Проект барышында һәр катнашучының профиле ачык булырга, аккаунт адресы үзгәртелмәскә тиеш.

2022 елда «Авылым гүзәллеге» (#авылымгүзәллеге) онлайн-марафоны 1 августтан 21 августка кадәр үткәреләчәк.

❗Проектта катнашу өчен:

  1. Татнетны үстерү фонды аккаунты (https://vk.com/tatnet) яңалыкларына язылып, анда урнаштырылган "Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) онлайн-марафоны башлануын хәбәр иткән анонс-яңалыкның комментарийларында катнашырга теләк белдерергә (+ куеп, реаль Исем Фамилияне, туган авылыгыз исемен һәм районын язып гариза калдырырга);
  2. 21 көн дәвамында гариза тапшырылган аккаунтта #авылымгүзәллеге хэштегы белән, үз туган авылыгызны һәм анда туып-үскән шәхесләрне танытып, 1 минутлык кыска видеолар, фотолар белән татар телендә файдалы мәгълүмати язмалар урнаштырып барырга кирәк (Игътибар! Татар телен бозып язу тыела, татар клавиатурасын урнаштыру мәҗбүри!).
  3. Шундый гүзәл марафонда катнашып, үз авылыгызны танытырга соңга калмагыз! Финалистларны Әдәби сабантуенда (26 августта, Сабада) бүләклиячәкләр!!!

Марафон башланып 3-4 көн үткәч #авылымгүзәллеге проектының Телеграмдагы рәсми каналына һәм приват-чатка чакырып сылтамалар белән Директка чакыру юлланачак. Әлеге чакыруны кабул итеп сылтамалар буенча күчәр алдыннан смартфоныгызга яисә компьютерыгызга/ноутбукка Телеграм кушымтасын урнаштыру сорала. Марафончылар өчен барлык мәгълүмат рәсми каналда һәм приват-чатта урнаштырыла, аралашу-чатта оештырыла. Оештыручылар яхшы дип тапкан язмалар Татнетны үстерү фондының Инстаграм-каналында һәм проектның Телеграм-каналында кабатлап урнаштырылу планлаштырылган.

"Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) онлайн-марафоны финалистларын тантаналы төстә бүләкләү чарасын оештыру марафон тәмамлангач хәл ителәчәк.

#Авылымгүзәллеге интернет-проектында катнашучыларга уңышлар телибез!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353