Татар авыллары үзенең тырыш халкы, көнкүреше, табигате белән матур. Әмма күбебез еш кына тиешенчә үз туган ягыбызның матурлыгы белән соклана, аның табигатен кадерли, кешеләрен хөрмәт итә белмибез. Туган ягыбызны кадерләргә, табигатен сакларга, авылларны яхшыртырга, аннан чыккан шәхесләрне белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк.
"Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) проекты нәкъ менә шушы максатлардан чыгып оештырылды. Проектның идея авторы – Раил Галиев. Ә инде оештыру эшләре нигездә Татнетны үстерү фонды тарафыннан алып барылды.
Проект Инстаграм һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә үткәрелде. 21 көн дәвамында әлеге проект кысаларында көн саен туган авылыңның гүзәллеген күрергә һәм әлеге гүзәллекне башка кешеләргә дә ирештерергә кирәк иде. Марафонда хәтта Австралиядә яшәүче Финзия Газизова да катнашты, ул үзе туган Балтач районының гүзәллеген бөтен дөньяга ирештерде. #авылымгүзәллеге проектында Башкортстаннан һәм Киров өлкәләреннән дә катнашучылар булды, чөнки Татарстаннан читтә дә татар авыллары шактый күп. Аларда да тырыш татар халык яши һәм авылларын матур итеп саклыйлар һәм үстерәләр!
Республикабызга килгәндә, авылларын иң кадерли һәм ярата торган кешеләр Арча, Балтач, Биектау, Теләче районнарында яши дигән фикер калды. #авылымгүзәллеге проектында иң күп катнашучылар нәкъ менә әлеге районнардан.
Әйдәгез, #авылымгүзәллеге проектының финалистлары белән танышыйк. Марафонда катнашырга 300 дән артык кеше катнашырга теләк белдерсә дә, нибары 150 гә якын кеше генә финалга барып ирешә алды.
Финалистлар исемлеге
(ID, Кулланучы исеме)
Башкортстан Республикасы (Илеш районы)
Киров өлкәсе (Малмыж районы)
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
Азнакай районы
Актаныш районы
- Айзиля Рахматуллина (ВКонтакте, Инстаграм)
- Алсу Арсланова
- Венера Туганаева
- Дина Пантелеева
- Язиля Галлямова
Алабуга районы
Алексеевск районы
- Дамира Гайфуллина (ВКонтакте, Инстаграм)
- Фания Гафиятуллина
Апас районы
Арча районы
- Алсу Гайнетдинова (Гиниятова)
- Альфия-Ильсуровна Газизова
- Гөлфия Рафикова
- Гульгена Вафина
- Гульнара Ибрагимова (Кашапова)
- Гульнур Мустафина
- Гульшат Локманова
- Ильмира Гибадуллина
- Мәдинә Галиева
- Миляуша Шамсутдинова
- Миляуша Валиева
- Мөхәммәтдинова Халидә
- Раил Галиев
- Расима Яруллина
- Туган Авылым
- Фарида Борһанова
- Хаят Саляхова
Балтач районы
- Әхмәдиева Гөлфинә
- Финзия Газизова (Австралия)
- Галиахметова Эндже
- Гульшат Ганиева
- Дания
- Инсаф Салахутдинов
- Камиля Закирова
- Кугунурская библиотека
- Лилия Гарифуллина
- Рамиль Назипов
- Раушания Нигматуллина
- Салима Габдулхакова
- Чулпан Габдулганиева
- Эльмира Низамова
Балык Бистәсе районы
- Гөлүсә Әхмәдуллина
- Алсина Шарафеева
- Альфия Мустафина
- Индира Илалова
- Рамилә Сөнгатуллина
- Роза Зиятдинова (Хуснутдинова)
Баулы районы
Биектау районы
- Алсу Нигметзянова
- Алсу Хасанова
- Альфинур Зарипова
- Альфинур Низамиева
- Гөлгенә Шәяхмәтова
- Гузель Хамидуллина
- Гульнар Ибрагимова
- Зухра Сиразиева
- Зухря Рустямовна
- Йолдыз Әхмәдиева
- Кадрия Насибуллина
- Мадиня Даутова
- Нурия Ахмадиева
- Эльвира Шагиева
Буа районы
Әгерҗе районы
Әлки районы
Әлмәт районы
Әтнә районы
- Гелюся Галимзянова
- Гөлия Хәкимова
- Гульнара Курбанова
- Луиза Вафина
- Надия Назмиева
- Фәния Фазлыева
- Хамдия Хакимуллина
- Юлдуз Гарипова
Зәй районы
Кама Тамагы районы
Кукмара районы
Лаеш районы
Лениногорск районы
- Альфия Магизянова-Галимова
- Лейсан Рахманова-Шамсуарова
- Рушания Гирфанова
- Сания Вахитова
- Тагир Шамсуаров
- Халиса Хаертдинова
- Зульфия Мухаметзянова
Мамадыш районы
- Альфия Мухаметзянова
- Гөлназ Гәрәева
- Гөлназ Таипова (Шайдуллина)
- Гульнур Васылова
- Расима Галеева
- Лидия Пасыева
Минзәлә районы
Мөслим районы
Питрәч районы
Саба районы
Сарман районы
Спас районы
Теләче районы
- Авылым Олы Кибәхуҗам
- Айдар авылы
- Алан авылы китапханәсе
- Алсу Әхмәтҗанова
- Гулия Шакурова
- Гульфия Мухаметшина
- Илсөяр Сәләхова
- Казаклар авылы китапханәсе
- Ляйсан Гиниятова
- Миляуша Назипова
- Рузалия Газизова
- Рузалия Гильмутдинова
- Светлана Демидова
- Флёра Хазипова
Тәтеш районы
Тукай районы
Чирмешән районы
Яңа Чишмә районы
Яшел Үзән районы
- Ландыш Шарифуллина
- Лилия Мурадова (Ситдикова)
- Рамиля Гайнутдинова
- Рамиля Тимершина
- Разина Сайфутдинова
- Розалия Ибрагимова
Өстәмә исемлек
Хөрмәтле финалистлар!
Сезнең барыгызны да проектта уңышлы катнашуыгыз һәм финалга чыгуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Бу – Сезнең җиңү генә түгел, ә авылыгызның бөтен дөньяга матур яктан танылуы һәм популярлашуы дигән сүз! Димәк, авылыгыз әле киләчәктә тагын да яхшырыр, ямьләнер, ныгыр, дигән ышаныч бар!
Һәм тагын... Сезнең өчен бер шатлыклы яңалык! #авылымгүзәллеге проектының дәвамы булачак! Ул елга бер мәртәбә яз көне үткәреләчәк. Әмма проектның кагыйдәләре/форматы бераз үзгәрергә мөмкин.
Быел (2020 елда) үткән иң беренче проектның барлык финалистларына да май ае дәвамында электрон сертификатлар тапшырылачак! Ә инде иң-иң яхшы, иң кызыклы, иң файдалы язмалар урнаштырган 10 автор #әдәбимарафон финалына чакырылачак һәм сәхнәдә бүләкләнәчәк.
PS. Марафон беренче мәртәбә генә үткәрелә. Әгәр проектта 21 көн катнашып та исемлектә үзегезне тапмасагыз, безнең белән элемтәгә чыгыгыз (Инстаграм, ВКонтакте).