XVIII Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон)

«Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби үзүсеш проекты 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә. 

Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат – татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.

Проектның төп оештыручылары: Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге.

Проектның төп партнёрлары: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясеТатарстан китап нәшрияты, "Татмедиа" акционерлык оешмасы, «Китап» радиосы. Башка юридик һәм физик затлар да проектны оештыруда һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында партнер сыйфатында катнаша һәм ярдәм итә алалар.

Бәйгенең үткәрелү даталары: һәр квартал саен. Әдәби марафон 1 гыйнвар, 1 апрель, 1 июль (18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр өчен генә), 1 октябрь көннәрне башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара; марафонда дөньяның төрле почмакларыннан татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала

XVIII #әдәбимарафон үткәрелү вакыты: 2022 елның 1-21 гыйнвары.

Гадәт якынча 21 көн дәвамында формалаша дигән фикер бар. Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китаплар/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрләрендә үз сәхифәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән хатасыз язып урнаштырырга кирәк (!!!). Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен, нәшриятны үз эченә алган башка татарча хэштегларны да кулланырга тәкъдим ителә (мәсәлән, #ХәсәнТуфан, #кайсыгызныңкулыҗылы, #идел, #казанутлары, #безнеңмирас, #татарстанкитапнәшрияты һ.б.).

XVIII #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:

  1. Әлеге нигезләмәне игътибар белән (!) укып чыгыгыз.
  2. Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе яңалыкларына язылыгыз: vk.com/adabimarathon.
  3. Оештыручыларның ВКонтакте һәм/яисә Инстаграм-аккаунтларына язылыгыз:
  1. Татарча хаталарсыз аралашу һәм проектта катнашу өчен компьютерыгызга (ноутбукка, планшетка) һәм смартфоныгызга татар клавиатурасы урнаштырыгыз (инструкция). Шулай ук, ВКонтакте социаль челтәрендә дә аралашу өчен татарча интерфейс сайларга тәкъдим итәбез. Әдәби марафончыга татар телен бозып язып аралашу рөхсәт ителми!
  2. Әдәби марафонның рәсми берләшмәсендәге (vk.com/adabimarathon) марафон башлану игълан ителгән игълан-яңалыкка комментарийларда «+» тамгасы белән беррәттән татар телендә исем-фамилиягезне, яшегезне, кайсы төбәктән/шәһәрдән/районнан булуыгызны, кайсы социаль челтәрдә язмаларны урнаштырачагыгызны язып катнашырга теләк белдерегез (Инстаграмнан катнашкан очракта, Инстаграм аккаунт адресын да өстәп языгыз, мәсәлән, https://instagram.com/rail_belem.ru) һәм әлеге игълан-яңалык белән уртаклашыгыз. Катнашырга теләк белдереп гаризаны башка кеше (күршегез, туганыгыз, укучыгыз һ.б.) өчен тапшырырга ярамый (!) - һәр кеше үз аккаунтыннан катнашырга үзе генә теләк белдерә ала (13 яше тулмаган һәм шәхси аккаунты булмаган үз балаларыгыз өчен генә гариза тапшырырга мөмкин, һәм алар марафонда Сезнең аккаунттан катнашачак - бу 21 көн дәвамында балагызның язмалары Сезнең аккаунтта урнаштырылып барылачак, дигән сүз). Аккаунт ябык булырга тиеш түгел, гариза тапшыруга ук, көйләүләргә кереп аккаунтыгызны ачык итеп үзгәртегез.
  3. 21 көн дәвамында көн саен кимендә 10-15 минут татарча китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекне ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрендә үз сәхифәгездә дусларыгызны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр/видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырыгыз (марафонда катнашучы әдипләр марафон дәвамында башка әдипләрнең иҗаты белән танышырга тиеш, ягъни үзләрен таныту белән шөгыльләнергә тиеш түгелләр).
  4. Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе (vk.com/adabimarathon) яңалыкларын күзәтеп барыгыз. Шулай ук яңалыклар Әдәби марафонның Телеграм'дагы рәсми каналында да (https://t.me/adabimarathon) урнаштырылып барылачак. Әдәби марафон башланып берничә көн үткәч (катнашучылар төгәл билгеле булып, катнашмаучылар төшеп калгач), марафончылар өчен махсус сайтта яисә Телеграм'да аралашу мәйданчыгы (приват чат) оештырыла, чатка бары тик марафонда катнашырга теләк белдергән, марафонда катнаша башлаган, профиле ачык булган һәм проектның идея авторы Раил Гатауллин (vk.com/belem) белән ВКонтакте социаль челтәрендә дус булган кешеләр генә чакырырга мөмкин (дус булмаган кешеләрне чатка/әңгәмәгә чакыру ВКонтакте социаль челтәрендә кыенлыклар тудыра). Шул рәвешле, китап укучылар өчен үзара аралашу, фикер алышу, үзара ярдәмләшү һәм оештыручылардан даими мөһим мәгълүмат алу мәйданчыгы булдырыла.

Бәйгегә нәтиҗәләр марафон тәмамлангач (21 көн узгач) ясала, нәтиҗәләрне проектны оештыру комитеты (Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге вәкилләре) ясый. Финал тантанасына 21 көн дәвамында онлайн-марафонда барлык таләпләрне үтәп катнашкан китап укучылар гына чакырулы.

XVII-XX #әдәбимарафоннарның финалистлары 2022 елның җәй айларында #әдәбисабантуена чакырылачак, дип планлаштырыла. Финал тантанасында, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән беррәттән, танылган татар язучылары, шагыйрьләр, драматурглар һәм башка күренекле татар шәхесләре белән очрашу, автограф-сессияләр үткәрелә, Татарстан китап нәшриятында һәм башка татар нәшриятларда яңа нәшер ителгән китаплар белән таныштыру, милли-әдәби уеннар, шул исәптән #әдәбикөрәш оештырыла. Әлеге "сезон"дагы һәр марафонда да актив катнашкан марафончыларга өстәмә бүләкләр тапшыру (яисә башкача хөрмәтләп билгеләп үтү, бонуслар) планлаштырылган.

2022 елда үткәреләчәк #ӘДӘБИКӨРӘШ проектында бары тик XVII-XX #әдәбимарафоннарның финалистлары гына катнаша ала. Ул ике этапта үткәрелә. I этап - онлайн форматта, Татнетны үстерү фондының Инстаграм-аккаунтында (https://instagram.com/tatnet.fond) оештырыла, II этап (финал) - #әдәбисабантуе'нда үткәрелә. Финалга нибары 24 финалист кына сайлап алына.

#ӘДӘБИСАБАНТУЕ'нда #ӘДӘБИМАРАФОН'да катнашкан, шул рәвешле татар телен һәм әдәбиятын үстерүдә өлеш керткән яисә атказанган җырчылар/артистлар гына чакырулы булуы ихтимал. Татар артисты/җырчысы исемен йөртеп тә, татар клавиатурасын кулланмаган, аккаунтын татарча хаталы алып барган шәхесләр әлеге дәрәҗәле тантанага чакырылмаячак. Тантанага чакырыла торган дәрәҗәле шәхесләр татар халкына бу яктан да үрнәк булырга тиеш!!!

Тугызынчы марафоннан башлап иң күп марафончы катнашкан районга бәйгенең кубогы тапшырыла, шулай ук иң актив мәктәп мини-кубок белән бүләкләнә, ә татар әдәбиятына карата иң нык кызыксыну уяткан (аеруча – балаларда!) һәм мәхәббәт тәрбияләгән, үзе артыннан бик күп кешене ияртә алган кешеләр #әдәбиәйдаман статусына ия булалар. Барлык әлеге бүләкләрне Татарстан Республикасы дәүләт/хөкүмәте вәкиле тапшыра. Унберенче марафоннан башлап марафонда катнашучыларның их яхшы иҗат җимешләре сайлап алып «Миллион татар» журналында урнаштырыла.

Марафон барышында #әдәбимарафон проектына карата тискәре фикерләр тудырган (мәсәлән, марафонда катнашуны танышларына көчләп таккан), накрутка ясаган, туган телгә карата тискәре караш тудырган һ.б. шундый тискәре гамәлләр башкарган марафончылар финал исемлегенә кертелмәячәк. Шулай ук, финалистлар исемлегенә кеше язмаларыннан файдаланган, үзе китап укымаган «ялган катнашучылар», әлеге факт ачылган очракта, кертелми.

Марафон барышында урнаштырылган татарча әдәби әсәрләрдән өзекләр белән ВКонтакте челтәрендә яисә Инстаграмда #әдәбимарафон хэштегы буенча күчеп танышырга мөмкин. Әдәби марафон (#әдәбимарафон) проекты, аның кагыйдәләре турында актуаль мәгълүмат Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында (tat-i.net/tt) "Эшчәнлек" бүлегендә урнаштырылган.

Һәр китап укучы марафон барышында үзе укып урнаштырган әсәрләрен #әдәбимарафон хэштегы белән башка социаль челтәрләрдә дә (Facebook, Одноклассники һ.б.) кабатлап урнаштыра, шул рәвешле проектны тагын да ныграк популярлаштыра ала, әмма андагы катнашулар финалистларны ачыклаган вакытта исәпкә алынмый.

Һәр кулланучы #әдәбимарафон кысаларында үз төбәгендә яисә үз милләте өчен франшиза буларак шундый ук таләпләргә буйсынган үз марафонын оештыра һәм Татнетны үстерү фонды ярдәменнән файдалана ала. Әлеге франшизадан (ярдәмнән) файдалану өчен оештырыла торган яңа марафонның хэштегы #әдәбимарафон хэштегына үз төбәгеңнең (ил, район, шәһәр, авыл, ...) исемен өстәп ясала. Мәсәлән: #әдәбимарафонОмск, #әдәбимарафонКукмара, #әдәбимарафонИжау #әдәбимарафонАвстралия, ... .

ӘДӘБИ МАРАФОНЧЫЛАР ГИМНЫ

РӘСМИ ТӨРКЕМ (ВКОНТАКТЕ)

РӘСМИ КАНАЛ (ТЕЛЕГРАМ)

#ӘДӘБИМАРАФОН РОССИЯКҮЛӘМ I ДӘРӘҖӘ ДИПЛОМГА ЛАЕК

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353