II #әдәбикөрәш финалистларын котлыйбыз!

Хөрмәтле әдәби марафончылар һәм #әдәбикөрәш проектында катнашучылар!

Сезне 2022 елда үткәрелгән дөньякүләм #әдәбикөрәш проекты финалистлары белән таныштырабыз!

Быел әлеге көрәшнең онлайн этабында катнашырга барлыгы 60 гариза кабул ителгән иде. Татарстан Язучылар берлегендә үткәрелгән финалистларны барлау җыелышында жюри әгъзалары әлеге гаризаларның барысы белән дә игътибар белән танышып чыктылар һәм өлкәннәр арасыннан да, 18 яшькә кадәр катнашучылар арасыннан да 16 шар финалистны билгеләделәр.

Яшьләр арасында финалистлар:

  1. Айсылу һәм Нурислам Дәүләтшиннар (Казан шәһәре) (берсе генә финалда катнаша ала, аерым катнашу өчен аерым тәкъдим ителергә тиешләр иде, кем катнашуын ата-анасы билгелиячәк)
  2. Диләрә Сөнгәтова (Буа районы)
  3. Алинә Ганеева (Арча районы)
  4. Азалия Гыйльметдинова (Арча районы)
  5. Ләйлә Шәйдуллина (Сарман районы)
  6. Альзана Шәфигуллина (Сарман районы)
  7. Айзирә Әюпова (Әлмәт районы)
  8. Зифа Мөхәммәтҗанова (Казан шәһәре)
  9. Зәлия Әхмәдуллина (Арча районы)
  10. Камилә Вәлиева (Апас районы)
  11. Кәрим Сагитов (Казан шәһәре)
  12. Динә Әфризунова (Свердловск өлкәсе)
  13. Алинә Сәмитова (Буа районы)
  14. Айзилә Сабирова (Казан шәһәре)
  15. Әминә Вәлиева (Казан шәһәре)
  16. Азалия Гайнетдинова (Балык Бистәсе районы)

Өлкәннәр арасында түбәндәге әдәби марафончылар финалда "бил алышачак":

  1. Рәмзия Мусина (Яңа Чишмә районы)
  2. Гөлчәчәк Галимова (Тәтеш районы)
  3. Зөлфирә Ситдыйкова (БР Дүртөйле районы)
  4. Регина Әбүдарова (Актаныш районы)
  5. Халидә Ихсанова (Сарман районы)
  6. Эльмира Рәсүлева (Әгерҗе районы)
  7. Эльмира Муллаянова (Актаныш районы)
  8. Роза Хәйретдинова (Зәй районы)
  9. Әлфия Мостафина (Казан шәһәре)
  10. Алисә Гимадиева (Саба районы)
  11. Нурсәнә Хөсәенова (Түбән Кама районы)
  12. Ольга Афонова (Түбән Кама районы)
  13. Чулпан Шәйхиева (Зәй районы)
  14. Наил Нурыев (БР Мәчетле районы)
  15. Энҗе Әхмәтшина (Саба районы)
  16. Адилә Әхмәтҗанова (Арча районы)

Барлык финалистларны да чын күңелдән котлыйбыз һәм Әдәби Сабан туенда көрәшәчәк әдәби марафончылар өчен аның кагыйдәләрен урнаштырабыз.

II #ӘДӘБИКӨРӘШ КАГЫЙДӘЛӘРЕ:

  1. Әдәби көрәш башланыр алдыннан жирәбә салу булачак.(һәр категориядә аерым). Әдәби көрәшкә алар сәхнәгә жирәбә салу нәтиҗәләре тәртибендә парлап чыгачак. 
  2. Әдәби көрәшчеләр кулларына сөлге тотып түгел, ә әдәби китап (гадәттә - шигырьләр җыентыгы, рәсми нәшрият типографиясендә (мәсәлән, Татарстан китап нәшрияты) нәшер ителгән булырга тиеш) тотып чыга. 
  3. Хөкемдар "көрәш башларга" сүз биргәч, "бил алышучы" сәнгатьле итеп, интонацияләрне дөрес куеп татар телендә яттан шигырь яисә әдәби әсәрдән өзек сөйли (онлайн турдагы чыгышны кабатларга ярамый). Чыгыш 1 минуттан артырга тиеш түгел (арткан очракта хөкемдар әдәби көрәшчене туктатырга хокуклы).
  4. Хөкемдар (Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, мөхтәрәм язучы, шагыйрь/шагыйрә) ике әдәби көрәшче арасыннан яхшырак чыгыш ясаучыны киләсе турга үткәрә. Шул рәвешле, 16 катнашучы арасыннан 8 кеше, 8 кеше арасыннан 4 кеше - киләсе турга уза.
  5. Әгәр әдәби көрәшчеләрнең чыгышлары якынча бер дәрәҗәдә булса, хөкемдар алар арасында өстәмә көрәш билгеләргә хокуклы. Хөкемдар кушуы буенча беренче әдәби көрәшче икенчесенә сәхнәгә алып менгән китабыннан 1 шигырьне яисә әдәби әсәрдән өзекне сәнгатьле итеп укырга тәкъдим итә. Аның көндәше, китапны кулына алуга, беренче әдәби көрәшче тәкъдим иткән өзекне яисә шигырьне бер кат күз йөртеп чыкмый гына, шунда ук сәнгатьле итеп укый башларга тиеш. Гадәттә, әдәби көрәшче көндәшенә уку өчен катлаулы әсәр/шигырь әзерли. Кем беренче караудан ук әсәрне/шигырьне сәнгатьлерәк итеп укый ала, хөкемдар шул әдәби көрәшчене киләсе турга үткәрә. Әлеге өстәмә "бил бәйләп" көрәшүгә 30-40 секунд вакыт бирелә. Әдәбиятны күбрәк укыган саен, өстәмә көрәштә җиңү шанслары зуррак була.
  6. Ахырда, абсолют батырны билгеләү өчен (ике категориядә дә) сәхнәгә хөкемдар сыйфатында ТР Язучылар берлеге рәисе яисә аның урынбасары һәм әлеге финалистлар үзләре чакырыла. Әдәби көрәш батыры булып калу өчен, әдәби көрәшчегә үзе туган якның (районның, шәһәрнең яисә авылның) күренекле язучысы (биографиясе, тормыш юлы, иҗаты) турында сәнгатьле итеп, бер дә тотлыкмыйча чыгыш ясарга тиеш.
  7. Дүрт финалист та чыгыш ясагач, хөкемдар аларның һәрберсенә әлеге язучы белән бәйле кимендә бер өстәмә сорау бирә һәм, чыгышны һәм сорауга җавапны бәяләп, абсолют батырны, I, II, III урыннарны билгели. Шул рәвешле ике категориядә (яшьләр һәм өлкәннәр арасында) барлыгы ике абсолют батыр, ике I урын, ике II урын, ике III урын билгеләнәчәк.

Шул рәвешле, әдәби көрәшчегә, абсолют батыр булып калу өчен кимендә яңа ике шигырьне яттан бик яхшы белергә (кабат искәртәбез, онлайн-турда ятланган шигырьне кабатларга ярамый), һәм үз туган ягының язучысы турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат укырга кирәк.

Барлык әдәби көрәшчеләргә дә уңышлар телибез һәм Әдәби Сабан туенда көтеп калабыз!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353