ФОНД ЭШЧӘНЛЕГЕ

  • Пәнҗешәмбе, 11 Апр
    Әдәби марафон проекты әдәби әйдаманнары "Китаплы юл" әдәби тематик кичәдә катнаштылар

    Бүген әдәби марафон проекты әдәби әйдаманнары Лаеш районы Имәнкискә авылы мәдәният сараенда үткәрелгән "Китаплы юл" дип исемләнгән әдәби тематик кичәдә катнаштылар.

    Әлеге әдәби кичәнең төп сәбәпчесе - Лаеш районының лаеклы мәдәният хезмәткәре, әдәби марафончы Гүзәл Галләмова. Ул хәзер әдәби марафончы гына да түгел, ә ЯЗУЧЫ дигән лаеклы исем йөртә - күптән түгел аны Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр һәм аңа тантаналы төстә язучы таныклыгын тапшырдылар.

  • Дүшәмбе, 1 Апр
    Бүген XXVII #ӘдәбиМарафон башланды һәм "Миллион татар" милли проектына старт бирелде!

    Бүген Татнетны үстерү фонды Татарстан язучылар берлеге белән берлектә һәм күп санлы партнерлар белән бергә XXVII #ӘдәбиМарафон проектына старт бирә. Әлеге марафонның яңалыгы һәм үзенчәлеге - әдәби марафончылар яңа ачылган "Миллион татар" милли проекты (https://million.tatar) кысаларында да әдәби марафон проектында катнаша алалар.

  • Пәнҗешәмбе, 28 Мар
    "Алтын хыял"да «Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенең финалистларын бүләкләү тантанасы үтте

    Бүген, 28 мартта, Татнетны үстерү фонды катнашында, Казан шәһәре Киров районының «Билингваль катнаш төрдәге 7 нче номерлы балалар бакчасы» мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең актлар залында «Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенең финалистларын бүләкләү тантанасы үтте. Моннан ике атна элек, 14 мартта, бәйгегә нәтиҗәләр ясалган иде.

Фонд турында

Татнетны үстерү фонды турында гомуми мәгълүмат

Татнетны үстерү фондына нигез 2013 елның 27 мартында түбәндәге максатлардан чыгып салынды: 

  • Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә юнәлтелгән фәнни, белем бирү, мәдәни, тарихи һәм башка төр иҗтимагый файдалы интернет-проектларны үстерүгә ярдәм итү;
  • татар телле мәгълүмати һәм интернет-технологияләр өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып баруда катнашу һәм ярдәм күрсәтү;
  • Интернет челтәрендә татар телендә эшләп килгән фәнни-белем бирү проектларына ярдәм итү;
  • татарча мәгълүмати технологияләрне һәм Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә багышланган симпозиумнар, конференцияләр, конкурслар, семинарлар, вебинарлар һәм башка шундый чаралар оештыру.
Subscribe to Front page feed

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353