Чаллыда татар сайтларын ясаган балаларны бүләкләделәр

"Яшь татнетчылар" татар сайтларын ясаучы балалар бәйгесе быел икенче мәртәбә үткәрелде. Ул Татнетны үстерү фонды һәм Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»се тарафыннан 2015 елда оештырылган иде. Быел бәйгене оештыручылар составына ТР «ТИСБИ» идарә университеты» дәүләти булмаган югары профессиональ белем бирү учреждениесенең Яр Чаллы филиалы да кушылды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 май көнне Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә үтте

Бәйгедә быел I-IX сыйныф укучылары ясаган 19 интернет-проект катнашты. Алар ике яшь категориясенә карап бәяләнделәр. Сезгә әлеге бәйгенең нәтиҗәләрен игълан итәбез.

I-IV сыйныфлар:

  • I урын: http://sainur.jimdo.com. Авторы - Сибатов Айнур (Актаныш районы, I сыйныф, 7 яшь);
  • II урын: http://tatar-mekellere.jimdo.com. Авторы - Евграфова Камилә (Яр Чаллы шәһәре, IV сыйныф, 10 яшь);
  • III урын: http://uchtobendemedrese.jimdo.com. Авторы - Әхмәтшина Һаҗәр (Яр Чаллы шәһәре, III сыйныф, 9 яшь);
  • IV урын: http://dusluk-bakchasu.jimdo.com. Авторы - Вәлиулина Азалия (Яр Чаллы шәһәре, III сыйныф, 9 яшь).

 V-IX сыйныфлар:

  • I урын: http://tenefec.jimdo.com. Авторлары - укучылар коллективы, баш мөхәррир – Сәләхова Румия (Әлмәт районы, VI сыйныф, 12 яшь);
  • II урын: http://mogjizalar.jimdo.com. Авторы - Зиннурова Алинә (Актаныш районы, VII сыйныф, 13 яшь);
  • II урын: http://2906082086.wix.com/mizgel. Авторы - Җәлилова Зөлфия (Мөслим районы, VIII сыйныф, 14 яшь);
  • III урын: http://aigizia.jimdo.com. Авторы - Галләмова Айгизә (Актаныш районы, IX сыйныф, 14 яшь);
  • III урын: http://bezmek.jimdo.com. Авторлары - Локманова Лиана, Галиева Назлыгөл (Лениногорск районы, IX сыйныф);
  • Грамота: http://habibullinnar.jimdo.com. Авторы - Хәбибуллин Искәндәр (Лениногорск районы, VI сыйныф, 12 яшь);
  • Грамота: http://gulnaraa.jimdo.com. Авторы - Баязитова Алия (Әлмәт районы, VI сыйныф, 12 яшь).

Шунысы куандыра, жюри бәяләгән көннән алып бүгенге көнгә кадәр кайбер балаларның сайтлары инде тагын да яхшыра төште. Димәк, сайтлар бәйге өчен генә ясалмаган, бу интернет-проектларның һәм аларның авторларының киләчәге өметле. Әлеге сайтлар "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесендә дә катнашып уңышларга ирешерләр дигән өмет бар!

Сезгә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан фоторепортаж тәкъдим итәбез.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353