Мобиль җайланмадан – татар интернетына

J’son & Partners Consulting компаниясе аналитик мәгълүматларына караганда, Русиядә бүгенге көндә 110 млн.нан артык кешенең мобиль интернет куллану мөмкинлеге бар. Һәм бу күрсәткеч көннән-көн үсә.

Телефоныңда интернет бармы?

Мобиль интернет турында белмәгән кеше бүгенге көндә инде юктыр да. Берәр мәгълүмат кирәк була калса, яисә дөньяның башка бер почмагында танышың белән сөйләшеп алырга туры килсә, ике дә уйламастан кесәңнән смартфоныңны тартып чыгарасың. Телефон өчен махсус тариф һәм махсус мобиль кушымта куллансаң, андый мөмкинлек өчен хәзер акча да түләп торасы түгел. Wi-Fi яисә мобиль интернет та җитә!

J’son & Partners Consulting компаниясе аналитик мәгълүматларына караганда, Русиядә бүгенге көндә 110 млн.нан артык кешенең мобиль интернет куллану мөмкинлеге бар. Һәм бу күрсәткеч көннән-көн үсә. 2016 елда мобиль интернет кулланучылар саны 120 млн.нан артып китәчәк, дип фаразлана.

TNS компаниясе мәгълүматлары буенча исә безнең илдә соңгы елда гына да смартфон кулланып интернетка керүчеләр саны – 44, планшет кулланып интернетка керүчеләр саны 33 процентка арткан. 10 процент кеше интернет челтәренә бары мобиль җайланмалардан гына керә.

Мобиль интернетны куллану активлашу, интернет тизлеге арту белән беррәттән (~6 Мб/с. кадәр), Instagram, Twitter, Вконтакте кебек популяр интернет-проектларның мобиль кушымталарын актив файдалану белән бәйле, мөгаен. Дөньякүләм статистикага күз салсак, Instagram’да кулланучылар көн саен 60 млн.нан артык фото урнаштыра, 55 проценты социаль челтәрләрдә активлык күрсәтә, 62 проценты кулланучы яңа танышулар өчен ачык.

Мобиль татар сайтлары саны да арта

Интернет мобиль телефоннарда да булгач, татар интернетында мобиль җайланмалардан кереп карап булган татар сайтлары бармы соң? Татарстанда мобиль интернет куллану ни дәрәҗәдә? Татар телендә кулланучылар өчен нинди мобиль кушымталар бар? Кулланылышка кереп тә, гади халыкка җитәрлек таныш булмаган кайбер проектларга күзәтү ясыйк.

Әлбәттә, смартфоннан теләсә кайсы татар сайтына керергә мөмкин. Әмма татар сайтларының әлегә бик азы гына мобиль интернет өчен уңайлы итеп ясалган. Мобиль җайланмалардан карау җайлы булсын өчен, сайтның махсус кушымтасы яисә мобиль җайланмалар өчен адаптацияләнгән версиясе булу сорала.

Уңайлы татар сайтлары белән танышуны «Татар иле» веб-каталогындагы массакүләм мәгълүмат чаралары сайтларын күзәтүдән башлыйк. «Intertat.ru» республика электрон газетасы үз кулланучылары өчен мобиль версия булдырган һәм аларны m.intertat.ru адресы буенча каршы ала. «Азатлык радиосы»ның аерым домены бар: azatliq.mobi. «Ватаным Татарстан» газетасы сайты үзе үк мобиль җайланмалар өчен шактый адаптацияләнгән, газетаның электрон версиясе vatantat.ru адресы буенча ачык. «Ялкын» журналы да яшь кулланучылар өчен үз сайтының (yalkyn.com) мобиль версиясен уңайлаштырып килә. «Татар-информ» агентлыгы сайтының мобиль версиясенә pda.tatar-inform.ru адресы буенча керергә мөмкин, әмма агентлык әлегә сайтның мобиль версиясен татар телендә тәкъдим итәргә ашыкмый кебек. «Татарстан» журналы (m.protatarstan.ru) да әлегә кулланучыларга татарча материаларны бары тик компьютер һәм ноутбуклар өчен генә тәкъдим итә.

Республикабызның дәүләт сайтларына килгәндә, алар телефоннан кереп карау өчен уңайлы, әмма мобиль кушымталар өчен җайлашкан версияләре юк. Бары тик кайбер сервислар гына мобиль кушымта буларак телефоннан кулланучыларны актив җәлеп итә. «Дәүләт хезмәтләре» кебек мобиль сервисларның татар телендә дөнья күрүе Татарстанда татар мобиль интернетына игътибарны күпкә арттырыр иде. Бу юнәлештә эшлисе эшләр әле шактый.

Журнал укучыларыбызга интернет челтәрендә татар кулланучыларын куандырган, мобиль җайланмалар өчен адаптацияләнгән, татар дөньясы өчен мөһим интернет-проект – Бөтендөнья татар конгрессы сайты (tatar-congress.org) булуын әйтеп үтәсе килә. Яндекс.Метрика статистикасына караганда, 20-25 процент кулланучы конгресс сайтына нәкъ менә мобиль җайланмалардан керә.

Татар иле – үзе бер дөнья

Мәгълүмати-ресурслы «Татар иле» татар социаль челтәре (tatarile.org) соңгы ел дәвамында мобиль җайланмалардан карау өчен шактый адаптацияләнде. Хәзер смартфон кулланып та татар дөньясы яңалыклары белән танышып барырга, татар җырларын тыңларга, концерт, спектакль, мультфильмнар карарга, татар энциклопедиясендәге күпсанлы мәгълүмат, китаплар, интернет челтәрендә дөнья күргән татар сайтлары белән танышырга мөмкин. Быел социаль челтәр үзе дә яңа профессиональ программалау телендә ясалды. Аралашу бүлеге көннән-көн үзгәреш кичерә, яңа мөмкинлекләр өстәлә бара.

LiveInternet статистикасына караганда, 25 проценттан артык кулланучы «Татар иле»н бүгенге көндә мобиль җайланмаларына кереп карый. Мобиль кулланучылар арасында «Татар иле»нең баш бите белән беррәттән Татарстан турында сәхифәләре (татар, урыс, инглиз телләрендә), социаль челтәр өлеше, энциклопедиясе һәм медиагалереяләре популяр.

Мобиль кушымталар

Әлбәттә, аерым мобиль кушымта булганда, сайттан, аның мөмкинлекләреннән смартфон, планшет кебек мобиль җайланмаларда файдалану күпкә җиңел. Татар интернетында танылырга теләүче программистлар өчен бу өлкәнең бар юллары да ачык. Шуңа күрә дә, Татнетны үстерү фонды соңгы ике елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырып килгән «Яшь программист» («Юный программист») бәйгесендә татарча сайтлар һәм мобиль кушымталар ясаган мәктәп укучыларын күтәреп алырга, аларның проектларын танытырга, талантлы яшьләрне канатландырырга тырыша, аларны өстәмә бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкли. Якын киләчәктә алар үзләре дә, проектлары да танылыр, дип ышанасы килә.

Татарча Android

Бүгенге көндә Татарстанда һәм Русиядә мобиль җайланмалар өчен популяр операцион система булып Android кала бирә. Шуңа күрә Android өчен язылган татарча кушымталар да әлегә күпчелекне тәшкил итә.

«Татар» дип эзләсәк («татар» сүзе кермәгән татарча кушымталар да бар. – Аат.), Google кибете шактый гына кушымта тәкъдим итәчәк.

Исемлектә кушымталарның урнашу урыннары үзгәреп тора, әлеге мәкаләне язган мизгелләрдә исемлектә беренче булып «Татар-информ» кушымтасы тәкъдим ителде. Татар телендә яңалыклар эленмәсә дә, Татарстан белән танышып тору максатыннан урыс телле кулланучылар өчен әлеге кушымта файдалы булыр. «Татар сүзе» дип исемләнгән кушымта исемлектә икенче урында тора. Әлеге кушымта татар телен өйрәнүчеләргә юнәлтеп ясалган. «Tatar Keyboard Plugin» дип исемләнгән кушымта әлеге исемлектә – өченче.

Google кибете татарча кушымталарга шактый бай, аларның барысын да әлеге мәкалә кысаларында санап бетереп булмас, мөгаен. Шулай да, инглизчә-татарча, русча-татарча, казакъча-татарча сүзлекләр, Коръән, татар радиолары, танышулар, Таткнигафонд китаплары, татар язучылары (Г. Тукай, М. Җәлил, Г. Ибраһимов, Г. Кутуй һ.б.) әсәрләре һәм хәтта «Tatar War» дип исемләнгән уен барлыгын әйтми калдыра алмыйм. Әлбәттә, мобиль җайланма икән, анда татарча клавиатура да булырга тиеш! Кибеттә берничә төрле клавиатура да бар.

Татарча iPhone һәм iPad

«Татар» дип эзләгәч App Store ниләр тәкъдим итә?
Әлеге исемлектә иң беренче булып iOS өчен татар сүзлеге урнашкан. Сүзлек шактый бай һәм куллану өчен уңайлы. Татар телен өйрәнүчеләр өчен әлеге кушымта беренче ярдәм булыр, дип уйлыйм.

«Анаем» татар танышуларының кушымтасы исемлектә икенче урын алган. Онлайн кибетендәге экран сурәтләренә караганда, кушымта әлегә татар телендә эшләми.

«Татарча яз» текст редакторы исемлектә өченче урында. Исемлектә дүртенче булып урнашкан «Новости Татарстана» кушымтасы татар матбугаты белән даими танышып барырга яраткан кулланучыларга уңайлы, дип исәплим.

Алга таба биредә татар клавиатуралары тәкъдим ителә. Әлбәттә, Apple компаниясе татар телен кайгыртса, исемлектә җайлы гына татар телен сайлап алып урнаштырып булыр иде. Бәлки, якын киләчәктә дәүләт дәрәҗәсендә әлеге мәсьәлә дә хәл ителер. Әмма хәзергә айфон, айпадларда татар хәрефләре белән язу бары тик шундый кушымталар ярдәмендә генә мөмкин.

…Ихтыяҗ бар икән, тәкъдим дә булыр, диләр бит. Мобиль проектларны эзләүчеләр, аларны үз телефонына урнаштыручылар саны артса, татар мобиль проектларына әлеге кибетләрдә яхшы бәя биреп рейтингларын күтәрсәләр, программистлар да бу өлкә белән ныграк кызыксыныр иде, мөгаен. Шуңа күрә телефонда интернет булганда татар проектларын игътибасыз калдырмыйк, ихтыяҗ тудырыйк, дуслар! Ә инде иң беренче адымны телефоныңа татар клавиатурасын йөкләп урнаштырудан башларга мөмкин. Дусларыңа, туганнарыңа «Сәлам! Хәерле көн!» дип язып җибәрү үзе ни тора!

© Раил Гатауллин, http://idel-tat.ru, 03.11.2015

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353