Татнетны үстерү фонды 2015 елга хисап тотты һәм яңа елга планнарын билгеләде

2016 елның 22 гыйнвары көнне Татнетны үстерү фондының чираттагы Попечительләр советы утырышы үткәрелде.

Утырышка химаячеләр һәм аларның вәкаләтле вәкилләре 100% составта килделәр. Утырышны Попечительләр советы рәисе Илфир Якупов алып барды.

Иң беренче булып Фондның учредителе һәм башкаручы директоры Раил Гатауллин 2015 елда башкарылган эшләр турында сөйләп үтте. Эшләгән эшләр шактый булып чыкты.

- 2015 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән алтынчы мәртәбә "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе үткәрелде; 46 финалист тантаналы төстә дипломнар, грамоталар һәм кыйммәте бүләкләр белән бүләкләнде.

- Узган елның яз айларында Татнетны үстерү фонды Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе белән берлектә беренче мәртәбә "Яшь татнетчылар" Республикакүләм интернет-проектлар бәйгесе үткәрелде, бәйгедә I-IX сыйныф укучылары актив катнаштылар. 

- 2015 елда башланып киткән тагын бер зур бәйге - I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе. Бәйге ТР Язучылар берлеге белән берлектә оештырыла башлады. 2016 елда, бәйгенең финал өлешен үткәргән вакытта, бәйгене оештыручыларһәм иганәчеләр саны шактый артыр дип көтелә.

- Белем.ру порталы кысаларында Татнетны үстерү фонды татар мәгарифен үстерү юнәлешендә шактый эшләр алып барыла. Мәсәлән, ай саен иң яхшы татарча белем бирү ресурсы ачыклана, иң файдалы ресурсларның авторлары сертификатлар белән бүләкләнелә.

- 2015 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татнетны үстерү фонды "Татар иле" проектын алып барган, аны яхшырту юнәлешендә шактый эшләр башкарган. 

- Фонд һәм шәхсән аның җитәкчесе Раил Гатауллин ярдәме белән күп кенә татар сайтларына ярдәм күрсәтелә. Алар арасында Галиәсгар Камал театры, Габдулла Кариев театры кебек оешмаларның сайтлары бар.

- Фонд ел дәвамында Татнеттагы сайтлар һәм социаль челтәрләрдәге эре татар төркемнәрен карап, анализлап барган, кайберләренә татар телен кулланып төркем алып бару юнәлешендә ярдәм дә күрсәткән. Җыелышта Фондның директоры Раил Гатауллин әлеге статистика белән таныштырды. Статистика Татарстаннан читтә яшәгән татарларның ВКонтакте социаль челтәрендә төркемнәрдә кешеләр саны кими баруын, Татарстанда чыгарыла торган газета-журналлары төркемнәренең артуын һ.б. күрсәтә.

- Фонд үз эшчәнлеген таныту максатыннан 2015 елда буклетлар да бастырган.

- Моннан тыш, "Идел" журналында Фонд җитәкчесе Раил Гатауллинның татар интернеты турында мәкаләләре даими нәшер итеп барыла. Мәкаләләрдә .tatar домены, мобиль җайланмаларда татарча кушымталар, татар әдәбиятына багышланган сайтлар, Татнет статистикасы турында һ.б. кызыклы һәм файдалы мәгълүмат бар.

2016 елга да Татнетны үстерү фонды үз алдына күп кенә файдалы максатлар һәм бурычлар куйган.

Әле ел башланып кына китүгә карамастан, Белем.ру порталы кысаларында укытучылар өчен татарча блоглар алып бару мөмкинлеге булдырылды. Фонд җыелышы үткәрелгән көнне, 22 гыйнварда, II Республикакүләм "Яшь татнетчылар" бәйгесенә гаризалар кабул итү башланып китте. Даими рәвештә Татнет статистикасы алып барыла, әлеге мәгълүматны дәүләт органнары рәсми статистик мәгълүмат буларак куллана алачак.

Фонд быел күп кенә татар интернет-проектларын ясап чыгуны максат итеп куйды. Алар арасында кайбер танылган татар шәхесләренең сайтлары да, файдалы интернет-функционал да бар.

Ел дәвамында Татнетны үстерү фонды оештырып килгән бәйгеләр дәвам итәчәк, аларның нигезләмәләре быел тагын да яхшыртылачак, бәйге мөмкинлекләре киңәйтеләчәк.

2016 елда Фонд алдында торган төп сорауларның берсе булып әлеге проектларны башкарып чыгуга финанслар җәлеп итү тора. Татнетны үстерүгә ярдәм итәргә теләгән һәркем Фонд җитәкчелеге белән элемтәгә керә һәм ярдәм итә ала.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353